ТӘМИЗ с. гар. иск. 1. 1) Чиста, ару. Хастаханә бик тәмиз, хасталарның һәм ята торган урыннары да пакь һәм ак. Г.Камал. Мөселман мәктәбе үзенең гүзәл вә тәмиз форма кигән сөйкемле шәкертләре аша бөтен Токиога мәгълүм булганга, аларны юлда күргәннәр туктатып: «Син мөселманмы?» – дип сөеп китәләр. Гасырлар авазы

2) Саф, пакь, эчкерсез. Тәмиз күңелле кеше

2. рәв. мәгъ. Чиста хәлдә, ару килеш; чиста итеп. Һәркаюсы яхшы, тәмиз киенгәннәр. Гүяки бәйрәм итәләр. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә