ТӘМӘКЕЧЕЛЕК и. 1) Азык-төлек сәнәгатенең тәмәке игү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә торган тармагы. Тәмәкечелек – яхшы табыш китерә торган тармак. Бик күп хезмәт һәм, нигездә, кул хезмәте таләп итә иде. М.Гыймадиев

2) сөйл. Тәмәке тартуга әвәслек, тәмәке тарту гадәте. Бүгенге көндә тәмәкечелек белән көрәшү өчен күп кенә программалар бар. Г.Хәбибуллин. Тәмәкечелек тарихы әллә кайларга барып тоташа. Колумб Американы ачканнан соң, ул бик тиз Җир шарын камап алган. Р.Кәрәмуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә