ТӘМӘКЕЧЕ и. 1) Тәмәке тартучы, тәмәке тартырга яратучы. Арада Әхәттән бүтән тәмәкече юк иде. Г.Бәширов. Араларында теге ике тәмәкече дә кереп, Хәлим яныннан затсыз ис калдырып узып киттеләр, түргәрәк атладылар. Ф.Яхин

2) Тәмәкечелек хезмәткәре, тәмәке эшкәртү белгече

3) Тәмәке сатучы. Бүлмәне кояш нуры төсле яктыртып, ишектә тәмәкече кыз күренде. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә