ТӘМӘКЕ и. фар. 1) бот. Паслёнчалар семьялыгыннан никотинлы культура буларак игелә торган, озын сабаклы, бер яки күпьеллык үлән үсемлек. Тәмәкенең күп төрләрендә (башлыча яфракларында) агулы никотин алкалоиды бар. Биология. Электә Кырым татарлары да бик яхшы тәмәке сортлары үстерә белгәннәр. А.Тимергалин

2) Шул үсемлекнең ваклап туралган, төелгән коры яфракларыннан гыйбарәт тарту, иснәү, чәйнәү өчен әзерләнгән масса. Бабай икенче тапкыр челеменә яфрак тәмәке тутырды, чакма таш сугып яндырды, куе төтен таратып, тартырга тотынды. Г.Ибраһимов. Тәмәкене телгә алганда, бу кеше автомат рәвештә кесәсенә кулын тыга, кайвакытта янчыгын да сөйрәп чыгара. М.Мәһдиев

3) Әлеге массаны тутырып тарту өчен ясалган папирос, сигарет һ.б.ш. нәрсәләрнең гомуми атамасы. Биш-алты ир-атның ярышкандай өзлексез тартуыннан, тәмәке төтене дә балта асарлык булып куерган иде. М.Хәсәнов. Эх, бер тәмәке тартасы иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә