ТӘМӘЙТҮ ф. диал. 1) Тәмле тәм кертү, тәмле итү

2) Билгеле тәм төсмере бирү, берәр тәм кертү. Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән, бәрәңге янында яткан алма бәрәңге тәмәйткән. Мәкаль

3) Татып карау, тәмен белергә тырышу. Гүя ул «таныш фамилияне» телендә тәмәйтеп карый иде. А.Хәлим

Тәмәйтеп тору Берникадәр вакыт тәмәйтү. --- ап-ак сыеклыкны чынлап та «әҗәл даруы» микъдарында гына кечкенә зәңгәрсу савытка сала һәм, савытны авызына каплаганнан соң, телләре белән аңкавын бераз тәмәйтеп тора ---. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә