ТӘМАМЛА’У ф. 1) Берәр эшне ахырга кадәр башкарып чыгу, бетерү, төгәлләү. Остазбикә --- тиз-тиз генә эшләрен тәмамлады да өмет вә шөбһә эчендә ире янына чыкты. Г.Ибраһимов. Син һәр язучының иҗат гомерендә була торган иң олы эшеңне тәмамлап нокта куйдың бит инде. М.Галиев

2) Берәр эш яки сүзнең азагын нәрсә белән дә булса төгәлләү, бетереп кую. Әти-әниләр, соңыннан ясалма каршылык тудырып, хатларын ультиматум белән тәмамлый. Безнең гәҗит

3) Билгеле уку йортында укып чыгу. Профессор Әбүзәр Таһиров – татарлардан беренче врачларның берсе, әле мең тугыз йөз унберенче елда ук Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган. Г.Әпсәләмов. Элегрәк Латвиягә килгән татарларның күбесе үз вакытында татар мәктәпләрен тәмамлаган. Мәдәни җомга

Тәмамлап йөрү Әле, хәзерге вакытта тәмамлау. Айрат Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап йөри икән. Г.Шәйхи

Тәмамлап килү Акрынлап тәмамлауга таба якынлашу. Көз үз эшен тәмамлап килә икән инде: агачлар нинди генә төсләргә буялмаган! М.Яһудин

Тәмамлап кую Тәмамланган хәлгә китерү. Мәкаль кайвакыт әкиятнең эчтәлегенә йомгак рәвешендә азакта килеп, аны тәмамлап куя. Л.Җамалетдинов

Тәмамлап чыгу Тулысынча тәмамлау. Әмма егерме дүрттә ул санитарий врачы дипломы алып институтны тәмамлап чыкты. Г.Әпсәләмов. Биш-алты ай эчендә шуларны (романнарны) тәмамлап чыксам, начар булмас. Г.Бәширов

Тәмамлый башлау Тәмамлау гадәте алу. Игътибар итәсездер, Мәскәү телеканаллары соңгы вакытта күпчелек тапшыруларына анонсларын «Смотри, Россия» дип тәмамлый башлады. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә