ТӘМАМЛАНЫШ и. сәнг. Музыка, сәхнә яки әдәби әсәрнең ахыргы өлеше, соңы; финал. Сабирның явыз көчләр тылсымыннан котылып, --- балачак уеннарына кире әйләнеп кайтуы татар әкиятләренең оптимистик тәмамланышы белән туры килә. И.Фазлетдинов. Тәүге интонацияне көчәйтеп, башланыш һәм тәмамланышта бербөтенлеккә ирешеп, гармония хасил итә ул. Х.Назар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә