ТӘМАМЛАНУ ф. 1) Берәр эш ахырына кадәр башкарылып чыгу, төгәлләнү. Быел имтиханнар июль башында тәмамланырга тиеш. Ф.Яруллин. Мәҗлеснең беренче өлеше компот, кесәл эчкәннән, карбыз яки җиләк-җимеш (кем нәрсә тели) ашаганнан соң тәмамлана. Татар халык ашлары

2) Чикләнү, бетү. Бу дөнья бит минем өчен бик кечкенә булган әле ул чакларда, туган авылымнан башланып туган авыл белән тәмамланадыр кебек тоелган. Р.Мөхәммәдиев

Тәмамлана башлау Тәмамлануга якынлашу. Ә ай тәмамлана башлагач, ничектер кисәк үзгәреп, үзенә урын таба алмый башлый: борчыла, бәргәләнә. Саба таңнары

Тәмамлана төшү Беразы тәмамлану. Өй арасындагы эшләр тәмамлана төшкәч, Наилә тирәсендә ике-өч тапкыр сәер генә уралып-чуралып йөргән карчык, авызын учы белән каплап, аңа дәште. А.Гыйләҗев

Тәмамлана язу Чак тәмамланмый калу. Казанда «Авиатөзелеш районы» идарәче компаниясе эшчеләренең йортның авыш түбәсен чистартулары һәлакәт белән тәмамлана язды. Шәһри Казан

Тәмамланып бару Акрынлап тәмамлануга якынлашу. Башлангыч мәктәптә укуларыбыз тәмамланып бара, контроль эшләр бер-бер артлы килә, бик тиз арыйбыз. Ф.Яхин

Тәмамланып килү Тәмамлануга табан бару. Шундый газаплар һәм өметләр белән хезмәте тәмамланып килгәндә, Казаннан бандероль килеп төште. С.Шәмси

Тәмамланып кую Кинәт тәмамлану. Аның уены илнең иң тәҗрибәле тренерлары өчен дә еш кына һич көтелмәгәнчә башлана, уйламаган нәтиҗәләр белән тәмамланып куя. К.Тимбикова

Тәмамланып тору Хәзерге моментта тәмамлану. Кыңгырау чыңлавы тавышы эзеннән Карга авылы мәктәбенә барып керсәк, укытучыларның ярыш-конкурсы тәмамланып тора, язучылар белән очрашу икесе бергә ялганып китте. Б.Рәхимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә