ТӘМАМ хәб. сүз 1. Берәр эшнең азагына җитүе, төгәлләнүе турында. Конфетны әллә суырып бетерде, әллә йотып җибәрде ул бераздан, тамаша тәмам дигәнне аңлатып, җитдиләнеп калды маймылыбыз. Р.Мөхәммәдиев 2. рәв. мәгъ. 1) Бөтенләй, бөтенләе белән, тулысынча. Тешең төшеп, тәмам картайгансың, тәмам эштән чыгып беткәнсең! М.Гафури. Исламның машинасы капка төбенә бүген дә тәмам караңгы төшкәч кенә килеп туктады. С.Шәмси 2) Нәкъ, төп-төгәл, тач, там, тулысынча. «Чабаталы түрәләр»дән берсе тагы тәмам начальникларга охшаш бер тавыш белән: – Әй, никрутлар! Тизрәк җыелыгыз, каралырга кертәбез! – дип кычкырды. Г.Ибраһимов 3. с. мәгъ. иск. Мөмкин булган барлык, тулы. Һәм үз сүзен итте: үзенең зур чанасына пар атын кыңгыраулар тагып җиктерде дә, кучер утыртып, тәмам тантана белән озатты. Г.Ибраһимов. Эшчеләр --- тәмам иркенлек булсын өчен көрәшәләр. Урал 4. и. мәгъ. Ахыр, азак, соң. Омтыламын үзем офыкларга, Юлларымның юктай тәмамы. И.Киньябулатов ◊ Тәмам тәмамына иск. Бөтенләй, тулысы белән, ахыргача. Болар – тәмам тәмамына бер сыйныф халыкка хезмәт итүчеләр. Г.Камал. Тәмамы белән Ахырына кадәр, тулысынча. А.Гыйләҗев алдан ук укучысын юлның тәмамы белән таныштыра. Г.Гайнуллина |