ТӘМ и. 1) Авыз куышлыгының һәм телнең лайлалы тышчасы ризык, эчемлек һ.б.ш. белән ярсытылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән биш тышкы тойгының берсе; шул рәвешле тою сәләте; тат. Гөлбану үлмәде, ләкин авызында тәм бетте, тормышыннан ямь тапмас булып калды. Г.Ибраһимов 2) Телдә, авызда билгеле сыйфатлы ризыкка, эчемлеккә карата барлыкка килгән тойгы һәм шуларның теге яки бу тойгы тудыра торган үзенчәлекле сыйфаты. Әремнең тәме бик ачы, хәтта әрем ашаган хайванның сөтенә һәм итенә әрем тәме чыга. К.Насыйри. [Насибулла абзый:] Ну инде Черемховога барып җитсәң… Анда су бөтенләй икенче. Үзе кызгылт сыман, үзеннән тимер, бакыр тәме килә. М.Мәһдиев 3) күч. Берәр тойгы кичерүдән туган рәхәтлек хисе; ләззәт. Гариф абый очрашкан саен шул вакыйганы искә алып, --- тулыландыра барудан тәм, эчке ләззәт табып сөйләвен белде. Т.Галиуллин. [Кәримә:] Телне яратырга өйрәтәм. Туган телнең ләззәтен, тәмен тоярга! Р.Мулланурова ◊ Тәм алу Күңелгә ятышлы нәрсәдән ләззәт тою, ләззәтләнү. Шагыйрь дә шулай тормыштан тәм ала. Ш.Галиев. Тәме йөгерү Берәр нәрсәнең рәхәтен, ләззәтен тоеп алу; михнәтен, авырлыгын аңлый башлау. Ашыкма. Исәпләсеннәр, сынасыннар. Табышның тәме йөгерсен! Аннары үзеңне уч төбенә генә утыртып, кадерләп йөртерләр. К.Тимбикова. Тәме китү 1) Берәр нәрсәнең ләззәте, рәхәте юкка чыгу, кызыгы калмау. Көчләп күрсәтелсә, шәфкатьнең дә тәме китәдер, андый миһербанлылыкны җирле халык ишетергә дә теләмидер. Т.Әйди. Кызының каенанасына начарлыгы өчен авыл халкы кырын күз белән карый күк төсле тоелганга, яшәвенең тәме китте ---. Р.Рахман; 2) к. тәме йөгерү. Тәм керү 1) Үзенә хас тәм алу. Шомыртка чыпчык кунган, тәм кергән микәнни? Ф.Яхин; 2) Тәмсезләнү, исләнү; сасый, сөрси башлау. Чери башлаган алмалар, тәм кергән эремчек-каймаклар бәлешләргә кереп китә. Шәһри Казан. Тәмен белеп Ләззәт табып, рәхәтләнеп, иркенләп (яшәү, ашау-эчү, сөйләү, эшләү һ.б. турында). Гатият абзый сүзнең тәмен белеп, сюжет корып сөйли иде. М.Мәһдиев. Тормышның кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше икәнлеге күренеп-сизелеп тора. Т.Галиуллин. Тәмен белү Берәр нәрсәнең яки эшнең рәхәтен яисә михнәтен аңлау, сизү, тату. Ирләр андый сөйләшүнең тәмен беләмени: Әбүзәр абзый, коридорга чыгып, үзе кебек китап сөюче бер танышына шалтыратты. Г.Әпсәләмов. Ә «Казан утлары»ннан башка әдәбият дәресләре кызыклы үтә алмый, укучыларны бүгеннән үк журналны укырга күнектерергә, тәмен белергә өйрәтергә кирәк. Р.Фәйзуллин. Тәмен җибәрү Берәр нәрсәнең матурлыгын, җаен, рәтен бозу, ләззәтен, кызыгын юкка чыгару. Юк, сүзнең тәмен җибәрәсем килмәде. Г.Тарханова. Тәмен китәрү к. тәмен җибәрү. Тәмен сизү к. тәмен белү. Тәмен тату к. тәмен белү. Казан тәхете – Мәскәү тәхетенә тиң тәхет. Тәмен татып карады инде, белә. М.Әмирханов. Тәм табу к. тәм алу. – Шулай да, – диде, – монда кайтыр идек. Караюрганы бик сагынабыз, җирнең ямен тапмыйбыз, суының тәмен тапмыйбыз, – диде [Мәрхәбә]. Г.Ибраһимов. [Приказчиклар] Тәмен табып, ниндидер бер ләззәт белән бөтен шәһәрнең гайбәтен сатарга керешәләр. М.Шабай. Тәм тату Нәрсәнең нәрсә икәнлеген аңлап, ярата, ошата башлау, рәхәтен күрү. Укуның тәмен татыдым, парень! Г.Кутуй. Безгә дә ванналы, газлы тормышның тәмен татып калырга чират җиткән, диләр. Г.Әпсәләмов |