ТӘЛПӘК I и. диал. 1) Колакчынсыз баш киеме; кәләпүш. Челләдә дә сырган чалбарын, кара тәлпәген киеп, көннең көнендә авыл читендә, инеш буенда урнашкан алачыгына төшәр Ярулла бабай. Т.Галиуллин. Чикәләреннән үк башланган сакалы йөзен япкан, кәгазьдәй ак чәчләре тәлпәге астыннан маңгаена төшкән. Л.-Х.Таналин 2) Самавыр калпагы |