ТӘЛКЫЙНЬ и. гар. иск. 1) Берәр фикерне, сүзне кемгә дә булса әйтеп тору, төшендереп күңеленә салу. Ләкин ул, минем тәлкыйнемә бер дә илтифат итмичә, һаман да «я» һәм «шин» хәрефләрен тәкрар итә иде. Г.Тукай 2) дини Мәетне күмеп, озатучылар киткәч, гадәттә мулланың, кабер янында калып, мәрхүмне исенә төшереп шәһадәт сүзләрен уку гамәле |