ТӘЛИНКӘ’-ТӘЛИНКӘ рәв. Тәлинкәләре белән, тәлинкәләргә салып. Фәйзулла мәзин белән Хаҗиморат хәзер генә табадан төшкән коймакларны, ләвәшләрне, бавырсакларны тәлинкә-тәлинкә кунаклар алдына таратып, чәй ясый башладылар. Г.Ибраһимов. Хатыннар коймак пешерә, хуҗаның малайлары, тәлинкә-тәлинкә өеп, кунакларга коймак ташый, чәй ясыйлар, китүчеләрне озатып калалар, килүчеләрне каршы алалар. М.Галәү |