ТӘЛИНКӘЛЕ с. 1) Нинди дә булса тәлинкәсе булган. Күрше буп-буш лавкага тәлинкәле үлчәү китереп куйдылар. Т.Нурмөхәммәтов 2) Тәлинкә формасындагы. Алай-болай көчле җил чыгып очырмасын өчен, тәлинкәле антеннаны дилбегә кисәге белән кайчылыкка да тарттырып куйды. К.Кәримов. Шуннан бирле сугыш минем күз алдыма шул тәлинкәле кара репродуктор булып килеп баса. Казан утлары 3) тех. Эш башкару детальләре тәлинкәләрдән (6 мәгъ.) торган. Без килгән көнне егет көзге игеннәрне чәчүгә җир әзерләү (тәлинкәле тырма белән эшкәртү) белән шөгыльләнә иде. Тәтеш таңнары. Тәлинкәле чәчү машинасы. Тәлинкәле культиватор |