ТӘЛИНКӘ и. нем. 1) Бераз күтәрелеп торган кырыйлы, киң, яссы төпле сай савыт. Апа, бер кулына ак шадра тастымал алып, чәй тәлинкәләрен сөртергә кереште. Р.Мөхәммәдиев

2) Шул савытка сыешлы әйбернең чама, үлчәм күләме. Эш беткәч, аш-суга чакырып, бер-ике тәлинкә майлы коймак, яшел суган турап, коштабак түбәләмә әзерләнгән бәрәңге боламыгын ә дигәнче җимереп бирә… М.Мәһдиев. Төшлектә бер тәлинкә сөтле аш, катык-фәлән, чәй белән тәгамләнерсең. Г.Мөхәммәтшин

3) Үлчәүнең берсенә гер, икенчесенә үлчәнәсе әйбер салына торган савытларның һәрберсе. – Тукта әле, Бибисара апа, – диде Сәхипҗамал җиңги. – Үлчәү тәлинкәләре дә, тигез итеп салмасаң, берсе өскә күтәрелә, икенчесе аска төшә. Г.Әпсәләмов. Дөнья бер мәлгә тигезләнеп калган үлчәү тәлинкәләре хәленә килә. Ф.Яхин

4) радио Репродукторга килгән кечкенә амплитудалы тирбәнешләрне зурайтыр өчен куела торган түгәрәк тавыш көчәйткеч; диффузор

5) Патефон, граммофон һ.б.ш.ларның тавыш язылган пластинкасы; диск. Күпме патефон тәлинкәсе, аудиокассета, компакт-дисклар ярылып, сүтелеп, кырылып, өелеп ята, чүплеккә чыга. К.Кәримов. 1988 елда композитор Рәшит Кәлимуллин әсәрләреннән торган музыкаль тәлинкә дөнья күрде. Г.Шәйхи

6) тех. Авыл хуҗалыгы машиналарында җирне кисеп бара торган яссы металл диск. Ияртүче һәм иярүче тәлинкәләр аралаш җыелган, тәлинкәгә барабан ишекләре аша чыккан шпилькалар борылган. Тракторлар һәм автомобильләр. Күмдерү тәлинкәсе. Чәчкеч тәлинкәсе. Тормоз тәлинкәсе

7) Фермаларда терлек-туарны, кош-кортны автоматик рәвештә эчертү өчен кулланыла торган савыт. [Көтүчеләрнең берсе:] Безнең фермага автоматик эчертү кертелә бит. Сыер борынын китереп төртү белән су чыгара торган теге тәлинкәне беләсеңдер инде. Шул инде, әнә шул, улак төбенә беркетеп куялар бугай аны. Г.Галиев

8) Сепарат барабаны эчендәге катлы-катлы бүрәнкәсыман детальләрнең һәрберсе. Сабира, сепарат тәлинкәләрен юган җиреннән бүленеп, верандага ашыкты. Н.Харисова

9) күпл. тәлинкәләр. Ике түгәрәк калайдан гыйбарәт бәрмә уен коралы. Ул Казан танк училищесындагы оркестрда барабаннарда һәм тәлинкәләрдә уйный. Безнең гәҗит

10) тех. Вагоннар бер-берсенә каты бәрелмәсен өчен, алар арасындагы тормоз җайланмасының ике яссы түгәрәк тимердән гыйбарәт өлеше. Поезд туктады, вагон тәлинкәләре бер-берләренә бәрелеп алдылар. Безнең юл

11) Батынкы түгәрәк формасындагы телевизион антенна. Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде. К.Кәримов. Спутник тәлинкәләре хәзер шәһәр халкында гына түгел, авыл җирендә дә мулдан. Шәһри Казан

12) сир. Көнбагыш, ромашка, кашкарый һ.б.ш. үсемлекләрнең орлык үсә торган түгәрәк өлеше. Җәй, урак өсте. Бакчаларда, сары тәлинкә булып, көнбагыш көләчләнеп утырган вакыт. М.Мәһдиев

Тәлинкә яздыру этн. Элек эче авырткан кешеләргә тәлинкәгә зәгъфран кара белән язылган доганы чайкап эчерүдән гыйбарәт дәвалау ысулы. Бу бай гына бер тол хатын булып, Разия исемле бердәнбер кызы бик күптәннән бирле урын өстендә иде. Кызына чайкап эчерү өчен тәлинкә яздырырга килгәндер әле, яки бөти-мазар. Г.Гобәй. Яшь хатынның тәлинкә яздырып эчертүе, өшкертү-төкертүләре генә, әлбәттә, бер файда да бирмәгән иде. Ф.Хөсни. Тәлинкә тоту Гадәттә үзеннән өстен кешеләргә яхшатланып ярарга тырышу, ялагайлану. Мәҗлесләргә хәзер туганнарны чакырмыйлар, күбрәк башлыкларга, төшемле урындагы кешеләргә тәлинкә тоталар. А.Гыйләҗев. [Нәҗип:] Ярар, персидәтелгә булсын да ди, ул хуҗа кеше... Хуҗа кеше алдында тәлинкә тоткан бер син генә түгел. Р.Мөхәммәдиев. Тәлинкә ялау к. тәлинкә тоту. Тик аларның максаты Түрәгә ярау икән, Эшче фәкыйрь канын эчеп, Тәлинкә ялау икән. Г.Камал. Нәҗип Камалны телгә алдылар – аны идарә яклы дип, байлар, хәзрәт-хәлфәләр тәлинкәсен ялый дип, кире суктылар. Г.Ибраһимов. Тәлинкәсен башына каплаган Оятсыз, әрсез; куштан, ялагай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә