ТӘЛГӘ’Ш-ТӘЛГӘШ с. 1. Аерым тәлгәшләр булып укмашкан, күп тәлгәшләр рәвешендәге. Ишегалларында розалар чәчәк атып утыра, бакчаларында тәлгәш-тәлгәш йөзем җимешләре асылынып тора. Ф.Яруллин. Авылда көз. Урам бакчаларда Тәлгәш-тәлгәш балан. Ф.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. Тәлгәшләп, тәлгәше белән; тәлгәшләр рәвешендә. Ботак очларында тәлгәш-тәлгәш булып тезелешкән баланнарга ут кабынганмыни! В.Имамов. Башакларда инде серкәләр тәлгәш-тәлгәш асылынып торалар. Казан утлары |