ТӘЛГӘШЛӘНҮ ф. Тәлгәш рәвешенә килү, тәлгәш булып оешу; тәлгәшләр хасил булу. Кызым канлы башын күтәргән! Күзләрендә кайнар яшьләре; Тәлгәшләнеп төшкән чәчләре Манчып алган кебек – кан гына... Ф.Кәрим. Ә багларда йөземнәр тәлгәшләнгән. Тиздән гаҗәеп җимешләр өлгерер! Р.Гаташ Тәлгәшләнә башлау Тәлгәшләнергә тотыну Тәлгәшләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча тәлгәшләнү. Әле яшь кенә булуына карамастан, юылмаган, тәлгәшләнеп беткән чәчләр, пычрак киемнәр, бөкшәйгән кыяфәт аны хәлсез карчыкка әйләндергән. Шәһри Казан Тәлгәшләнеп килү Акрынлап тәлгәшләр хасил булу. Сабан культуралары 2 – 3 яфраклы булып тәлгәшләнеп килә. Бөгелмә авазы |