ТӘЛГӘШ и. 1) Сирень, шомырт һ.б.ш.ларда гади чук чәчәк төркеме; рус.: кисть. Халит карт кабере өстендә үскән сирень тәлгәшләре атынып алды. Р.Батулла. Шомырт тәлгәшләрен үбә-үбә, Тагын эңгер төшә, таң ата. Г.Ибушев

2) Җиләк яки вак җимешләрнең бер сабакчыкта үскән чуклардан торган тупламы; рус.: гроздь. Көзнең соңгы күрке булган миләш тәлгәшләре, шушы салкыннарда да ут кебек янып, тирә-якка ниндидер бер моңсулык сирпеп торалар. М.Шабай. Безнең авыл балаларының бик матур бер гадәте бар иде: савыт тулгач, өстенә, тәлгәше белән өзеп, сабаклы җиләк утырта идек. М.Мәһдиев

3) Сабагы белән өзеп җыелган җиләк бәйләме. Менә ылыс түшәк, кипкән яфраклар мендәре... Шунда ук кипкән җиләк-җимеш тәлгәшләре, чикләвек... Г.Гыйльманов

4) Учма, бер тотам. Йөзенә иннек сөртә, бит очына кара каләм белән миң төртә, маңгай чәчен кайчы белән кисеп, каш өстенә чәч тәлгәшләре төшерә. Д.Каюмова. Тагын бер тәлгәш чәч үремен бизәп балкыды. Г.Әдһәм

5) күч. Нәрсәләрнең дә булса җыелмасы, бер урындагы тупланмасы. Аңа булган Халык Мәхәббәте сыярмыни шигъри тәлгәшкә? Р.Әхмәтҗан. Үзенчәлекле шигъри бәйрәмнән һәркем үзенең күңеленә яткан илһам, моң, хис тәлгәшләре алып китте. Якты юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә