ТӘЛӘКӘ I и. 1) Бауларны борып кысу, тарттыру өчен кыска таяк, боргыч; русчасы: закрутка, притужальник. Көлтәне тәләкә белән кысу

2) Калкавыч, тәтәл. Ю-юк, су дулкыны гына тәләкәне селкетә... А.Гадел. Көймә уртасындагы бердәнбер балыкчы үзенең нечкә саплы кармагын күл өстенә ыргыткан да, чын күңелдән ходайга гыйбадәт кылган кебек, тәләкәсенә карап оеган ---. Казан утлары

3) Вәлүк, мичәү агачы. Тәләкәне ныгыту. Тәләкәдән ычкындыру

4) Суйган терлекнең тиресен тунау өчен, түшкәне асып куя торган ике башы киртләнгән таяк; тияк. Сугым буласы көнне иртүк өйдә ыгы-зыгы куба. Кайнар су, зур-зур коштабак-савытлар, чормага ит асарга тәләкәләр әзерләнә. М.Гали. Икенчесе бүлтерекне тәләкәгә элеп, тиресен салдырды. Казан утлары

5) Келә, капка биге. Урамнан Аю Кәрименең капка тәләкәсе кадәрле генә сакау малае килеп керде дә бөтен ишегалдына ишетелерлек итеп сөрән салды. Д.Салихов. Жора, буе капка тәләкәсе кадәр генә булса да, үзе кыдрач, үзе бәйләнчек. Ф.Абдуллин

6) Агач богау. Хәзер генә тәләкәнең ни өчен куелуын аңлады Артык: чәркәгә туры китереп куелган тәләкә бөтенләй атларга бирми, аякларны шудырып кына барып була икән. М.Хәбибуллин

7) Кыска агач таяк белән уйнала торган уен төре һәм шул таякчык үзе. Аннан соң алар анда качышлы уйнадылар, тәләкә уйнадылар, йөгерештеләр. Н.Фәттах

8) күч. кимс. Тәбәнәк буйлы, карсак кеше. Кеше буйга үскән чакта, Кайда калдың, тәләкә? Җыр. Ул клубтагы тәләкә Шәмсиянең бер алдыңа, бер артыңа төшәргә торганын белмичә йөри бу димә. Ф.Баттал

Тәләкә таягы 1) Кемгә дә булса бер дә калмыйча ияреп йөрүче; 2) Кыска буйлы кеше турында. Тәләкә кыздыру Юк-барны сөйләп, бушка вакыт уздыру. Капка төбендәге хатыннар янына туктап яки утырып тәләкә кыздырмый. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә