ТӘКЪРИЗ и. гар. иск. Китапка яки язылган хезмәткә уңай рецензия, бәяләмә; киресе: тәнкыйть. Риза хәзрәтнең «Шура»дагы тәкъризенә канәгать кылмадым. Х.Габәши. Үз илемездә аз гына бер хөрлек булса, бу илле яшьлек Тукай хөрмәт ителер, бу хакта күп язулар, тәнкыйтьләр, тәкъризләр язылыр иде. С.Чагатай |