ТӘКЪЛИТ и. гар. кит. Берәр эштә, кыланышта кемгәдер, нәрсәгәдер иярү, охшарга тырышу күренеше. Дөньяда һәр нәрсә тәкълиттән гыйбарәттер, дидем. Хәтта тәкълит без «габед»ләргә гыйбадәттер, дидем. Ш.Бабич. Мәрҗани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин; әгәр бу шулай икән, ул әлеге очракта тәкълиткә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. А.Юзиев

2) әд. Башка берәүнең иҗат алымыннан файдалану, шуның стилен кабатлау. Үзебезнең иске әдәбиятка һәм халык әдәбиятына тәкълит [Тукайның] аерым сөйгән бер нәрсәседер. Җ.Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә