ТӘКЪДИ’Р ИТҮ ф. 1) дини Алдан билгеләү, язу (Аллаһы Тәгалә тур.). Сине Аллаһы Тәгалә тәкъдир итеп татар милләтендә яраткан икән, телеңне сөй, тарихыңны өйрән, башка милләтләрне хөрмәт ит – бу мөселманның сыйфаты. Безнең гәҗит 2) Берәүнең эшләгән эшен тану; уңай бәя бирү. Чыкты, ахры, бездән дә бербөтен кеше: Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше. Г.Тукай. Агымдагы тәнкыйтьтә хәзер комплиментарлык, чама белмичә мактау рухы өстенлек итә. Бу бигрәк тә «син – миңа, мин – сиңа» принцибыннан чыгып язылган, бер-берсен мактауга, тәкъдир итүгә корылган язучылар тәнкыйтендә өстенлек итә. Т.Галиуллин 3) Ихтирам итү, кадерле күрү. Ләкин адәм --- хәссас күңел белән яратылсын – әнә шулар гына Мәрьямне тәкъдир итәр, шулар гына аны аңлар. Г.Ибраһимов. Шуның өчен дә Мансуров аны тәкъдир итә. Г.Бәширов |