ТӘКЪДИР и. гар. 1) дини Аллаһы Тәгаләнең булган һәм булачак һәрнәрсәнең, туачак һәркемнең үткәнен һәм киләчәген, алдан белеп, үзгәрмәслек итеп Ләүхелмәхфузга язып куюы; язмыш. Тәкъдир – булмастан борын булачак нәрсәнең булуын тәгаен кылып кую димәкдер. Р.Фәхретдин. Әгәр дә мужиклардан: «Балабыз ничә ел укыды, бернәрсә дә белмәде», – дип әйтүчеләр улса, Вәлид хәзрәт: «Хода тәкъдире, тәкъдирдән узып улмый шул», – диеп, ни булган гаепне Аллаһы тәбарәкә вә тәгаләгә йөкләп котыла иде. З.Һади

2) дини Ләүхелмәхфузга алдан язып куелган вакыйгаларның, хәлләрнең, вакыты җитеп, гамәлгә ашуы, барлыкка килүе, булуы. Дустым вә шәригем мулла Габдулла хәзрәткә дога вә сәлам бәгъдендә, тәкъдире илаһи ирешеп, кече кызым Гаишәне шәкертегез Сабир хаҗига никахландырмыш идек. Г.Камал

3) Әҗәл, үлем. Син ташласаң да, мин ташламам, Тәкъдирләрем җитеп үлмәсәм. Җыр. [Азымбай:] Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр. Г.Ибраһимов

4) иск. Бәя бирү, бәя билгеләү. Мин малорус әдәбиятын, Шевченко шигырьләрен аңлый алсам да, әдәби тәкъдиренә керә алмыйм. Г.Ибраһимов

5) Уңай бәя, ихтирам. Ниһаять, Р.Мәрдановның үзеннән элек иҗат иткән авторларның хезмәтләренә карата игътибарлы булуы да тәкъдиргә лаек. М.Госманов

6) Нәрсәнең дә булса алдагы яшәеше, киләчәге, күрәчәге. Ил тәкъдире ил өстендә. Мәкаль

7) Нәрсәнең дә булса алдагы хәле, яшәү-яшәмәү мәсьәләсе. Шәһәрдәге кызыл гаскәрнең тәкъдире турында бер сүз дә юк. Ихтимал, бөтен килеш кырылып беткәннәрдер. Ш.Усманов

Тәкъдир дәфтәре дини к. тәкъдир тактасы. Ни кызганыч, 1886 елның 29 августы Бибимәмдүдәнең тәкъдир дәфтәренә язылган бәхетле көннәрнең соңгысы булган икән. М.Әмирханов. Тәкъдир тактасы дини Кемнең кем булып кайчан туасы, ни күреп кайчан үләсе Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан язылган такта; Ләүхелмәхфуз. Шагыйрьләрнең һәммәсе дә «Мәдрәсәи Мөхәммәдия»дән генә чыгарга тиеш дип, тәкъдир тактасына язылмагандыр бит. З.Бәшири



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә