ТӘКЪДИ’М ЯСАУ ф. 1) Үзенә хатынлыкка чыгарга сорау (ир-ат тур.). Ике ел дуслашып йөрдек. Ул миңа тәкъдим дә ясады, ә мин аңа, укып бетергәнче, дип әйтә килдем. Г.Әпсәләмов. Әйе, оныта язганмын, шулай да бар иде бер кыз. Мин аңарга тәкъдим дә ясаган идем хәтта. Р.Мөхәммәдиев

2) к. тәкъдим итү (1 мәгъ.). Институтны тәмамлагач та, --- атаклы профессор Казембек үзе аңа Казанда ординатурада калырга тәкъдим ясаган, ә Әбүзәр абзый авылга җибәрүләрен үтенгән. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә