ТӘКЪДИ’М ИТҮ ф. 1) Берәр мәсьәләдә чишелеш юлын күрсәтү, киңәш бирү. – Әйбәт хирург булачак, – диделәр өлкән хирурглар, һәм кафедра аңа аспирантурада калырга тәкъдим итте. Г.Әпсәләмов. Ашлы әмире берничә мәртәбә урыс кенәзләренә солых төзергә тәкъдим иткән. Мирас 2) Берәр нәрсәне кемгә дә булса бирергә теләү; күрсәтү, сону. Мин ашыкмыйча гына көмеш портсигарымны ачып, Бүләк Гаделовичка сигарет тәкъдим иттем, үзем дә берне алып кабыздым. Г.Афзал. Кәшифә малае бер яртыга да риза. Аңа акча тәкъдим итеп тә тормыйлар. И.Нәбиуллина 3) Берәр нәрсәне сынап карарга, сатарга теләк белдерү, шул әйберне күрсәтү. Ә Яңгура тәкъдим итә торган аппарат, исеме яңа булса да, медицинада күптән билгеле нәрсә. Г.Әпсәләмов 4) Берәр нәрсәне үтәргә кушу, боеру, күрсәтмә бирү. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Казан утлары 5) Берәр урынга билгеләргә, берәр оешмага сайларга һ.б.ш. өчен кемнең дә булса исемен күрсәтү. Әдип Маликович, пенсиягә китәр вакыты җиткәч, министрлыкта минем кандидатураны тәкъдим иткән: институтны да, фәнне дә яхшы белә, алга җибәрә торган, перспективалы иптәш дип. Г.Бәйрәмова 6) Хезмәттәге уңышлар, мактаулы эшләр өчен берәр кешене бүләкләүгә кую. Доктор Шәфкатияне биология буенча иң күренекле Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. А.Тимергалин 7) Берәү белән таныштыру, шуңа игътибарны юнәлтү теләге белән аның кемлеген әйтү, аерып күрсәтү. Нурислам хаҗи кулын аның җилкәсенә салып: «Менә сезгә хәлфә абый…» – дип безгә тәкъдим иткәндә дә, аның йөзенә кызыллык чыкмады. Г.Гобәй. Ул инде тәкъдим итә торган кәләшенең уңганлыгын, яшьлеген, сылу булуын сөйләп китте. М.Хәсәнов 8) Нинди дә булса хис, фикерне берәр төрле чара белән белдерү, сиздерү. [Егет:] Мәхәббәт тә шул дәрәҗәдә кадерле миңа. Мин әнә шул кадерле мәхәббәтемне сезгә тәкъдим итәм. Г.Галиев |