ТӘКЪДИМ и. гар. 1) Берәр мәсьәләне хәл итү, берәр эшне башкару рәвеше турында кемнеңдер тарафыннан башкалар карамагына куелган фикер һ.б. Вафа өчен Сабирҗан тәкъдиме кулайрак иде. М.Галәү. Хәзер ул искиткеч кыю, шул ук вакытта кызыклы гына тәкъдимнәр кертә. М.Хәсәнов 2) Берәр эштә катнашырга яки шул эш белән шөгыльләнергә өндәү, киңәш. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бастырып куелган иде. М.Мәһдиев 3) Билгеле бер эшне үтәргә боерык, әмер, рәсми күрсәтмә. Мөхәммәт, бүреген угалап, --- тәрәзәдән карап торган булып, баш мөхәррир Равил Фәйзуллиннан тәкъдим көтә. Т.Галиуллин. – Исәнбәт иптәш, сезнең әсәрдә Түләк уңай герой итеп бирелгән. --- Сезгә аны ярлы итеп күрсәтергә кирәк булыр, – дигән тәкъдим ясала. Мирас 4) Ир-атның хатын-кызны үзенә кияүгә чыгуны сорап мөрәҗәгать итүе. Икенче уку елы тәмамланып, имтиханнар тапшырылып беткәч, Әнвәр кызга тәкъдим ясады: – Хатыным бул! – диде ул, Дулкыниянең күзенә карап. Г.Бәйрәмова 5) икът. Потенциаль сатып алучыга, кулланучыга дип ачык базарга чыгарылган товар яки хезмәт. Ихтыяҗ һәм тәкъдим |