ТӘКЪВАЛЫК и. Тәкъвалы булу сыйфаты. Җомагыл хәзрәтнең мөритләре: «Без дөньяны ташладык, тәкъвалыкны ихтыяр кылдык, Хода ризыкны ирешдерер, --- ризык бу көнлек булса, иртә өчен ишәк кайгырган», – дип, кәсепкә тырышкан адәмнәрне карун кеби дип хәкарәт кылалар иде. З.Һади. И Раббым, миңа туры юл һәм тәкъвалык, күңел сафлыгы һәм үземдә бөтен кирәк нәрсәнең җитәрлек булуын бүләк итсәң иде! Мең дә бер хәдис ◊ Тәкъвалык сату Чын күңелдән ышанмаган көе үтә дә дини, әхлаклы, шәригатьчә яшәгән булып кылану. [Рокыя:] Үзе әткәй алдында чын рузалы булып, тәкъвалык сатып йөри. Ф.Әмирхан |