ТӘКЪВАЛАНУ ф. 1) Тәкъвалыга әверелү, тәкъвалы булып китү 2) күч. Тәкъвалы булып кылану; тәкъвалы кеше кебек сөйләшү, эш итү һ.б. Тәкъвалана башлау Тәкъвалануга табан үзгәрү Тәкъвалана төшү Бераз тәкъвалану; тагын да ныграк тәкъвалану Тәкъваланып йөрү Озак вакытлар, күптәннән тәкъвалану Тәкъваланып китү Билгеле моменттан алып сизелерлек тәкъвалану. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз дигән булып йөри башлады. М.Мәһдиев. Хәзер күбебез ярыйсы гына тәкъваланып киттек. Татарстан яшьләре |