ТӘКЪВА и. гар. 1. 1) Аллаһтан курку, гөнаһка керүдән саклану. Бәс, сиңа лаек түгелдер ки, мөрәүвәтне вә инсафны куеп, тәкъва юлыннан ерак булып, бу хәлдә шаһзадәне һәлак итәсең. К.Насыйри

2) Чын күңелдән дингә бирелгән кеше, гөнаһ кылырга курыккан, диндар кеше. Тәкъва – Аллаһ юлында ихласлык белән хезмәт итүче, дин кушканнарны гына үтәүче. Р.Сафин

2. с. мәгъ. к. тәкъвалы . Ишан чыккан турга иң тәкъва мәчет картлары, бил бөгеп, кул баглап, зекер әйтеп тордылар. Г.Гобәй. Вөҗданыннан шайтан кебек качып, Хакыйкатьне яшерүчеләр, Эчтән динсез, тыштан тәкъва булып, Хаклык сөйгән булып йөрүчеләр ---. Р.Сәйфетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә