ТӘКРАРЛА’У ф. Берәр сүзне, тәгъбирне кабатлау, кат-кат әйтү. Ә аның белән бергә килеп чыккан Ногман абзыйның үз тугызы тугыз иде. Ул һаман бер үк нәрсәне тәкрарлый. М.Хәсәнов. Беляев белән Садыйковны берничек тә уртак фикергә китертеп булмый, һәркайсы үзенекен тәкрарлый… Я.Шәфыйков Тәкрарлап бирү Кем өчендер махсус тәкрарлау. Сәеткә тәэсирне көчәйтү нияте белән җентекләп, тәфсилләп тәкрарлап бирүне кирәк тапты: – Битен куе каннан торган боламык иткәннәр. Т.Галиуллин Тәкрарлап йөрү Гел, еш, һәрвакыт тәкрарлау. Әнисе эченнән генә: «Бара күр, балакаем, – дип тәкрарлап йөрде, – ул да көтә торгандыр, бар, күр, ахырлары хәерле булсын, раббым!» К.Тимбикова. Кагыйдәләр ятлаган да шуларны тәкрарлап йөри. М.Маликова Тәкрарлап килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә тәкрарлау. Рус тарихчылары, Алтын Урда – сугышчан, агрессив дәүләт, дип тәкрарлап килгәндә, ул китаптан без анда яшәгән халыкларның, бигрәк тә төрки халыкларның, алга киткән мәдәнияте, әдәбияты булуы турында исбатлауларны күрдек. Н.Кәримова. Ә бит чын педагоглар әллә кайчан тәкрарлап киләләр: сәләтсез бала юк. Мәгариф Тәкрарлап кую Тагын бер мәртәбә тәкрарлау. --- яраның чыннан да Чечняда алынган булуын тәкрарлап куя. Ф.Яхин Тәкрарлап тору Гел, һәрдаим тәкрарлау; хәзерге моментта тәкрарлау. «Базардагы көрәштә бер зәнҗи малаен егып алдым», – дип тәкрарлап тик тора. В.Имамов. Телевизор ачсаң, туктаусыз, сак, сизгер булыгыз, шикле кешеләрдән, шикле әйберләрдән сакланыгыз, дип тәкрарлап кына торалар. Ә.Хәсәнов Тәкрарлап утыру к. тәкрарлап тору. «Зуррак бәлаләрдән аралый күр безне, и Ходаем!» – дип, эченнән генә туктаусыз тәкрарлап утыруга күчкән иде. В.Имамов Тәкрарлап үтү Сүз уңаеннан, башка фикерләр арасында тәкрарлау. Яки берсе язганны икенчесе тәкрарлап кына үтә. Һ.Такташ Тәкрарлап чыгу Барысын да, рәттән, башыннан ахырына кадәр тәкрарлау. Бер ел тулыр-тулмас бер арада Коръәнне ятлап кына түгел, тәкрарлап та чыга. Г.Ибраһимов Тәкрарлый бирү Бернигә дә карамый тәкрарлауны дәвам итү. Борһан үзенекен тәкрарлый бирде: – Китәм!.. Улым гына кайтсын. М.Хәсәнов |