ТӘКРАРЛАНУ ф. Кабатлану. Бер хикәя вә анекдотның әллә ничәшәр мәртәбә тәкрарлануы да безнең ихласны кайтармый, тыңлаган саен тансык тоела иде. Ш.Камал. Я Алла, тарих тәкрарлана бит, дим. Ф.Әмирхан Тәкрарлана тору Әледән-әле тәкрарлану. --- инде күптән зур шагыйрь дип танылган Наҗар Нәҗми белән Казан, юк, бөтен татар халкы арасында иң тыгыз мөнәсәбәт урнашты; бу мәхәббәт һәр ике яктан да тәкрарлана, өр-яңа әсәрләрдә кабатлана торды. Милли җаным Тәкрарланып килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә тәкрарлану. --- җәмәгатьчелек фикеренең кирәкле булуы гел генә тәкрарлана килсә дә, гамәлдә рәсми идеяләр илдә бер генә кешенең фикеренә нигезләнә. Кызыл таң Тәкрарланып тору Гел, һәрдаим тәкрарлану; хәзерге моментта тәкрарлану. --- «илдәге барлык милләтләр тигез хокуклы» дип тәкрарланып торуга карамастан, милли мәктәпләрнең әкренләп ябылуы, милли югары уку йортларының күпчелек төбәкләрдә ачылмавы моңа мисал була ала. Ватаным Татарстан |