ТӘКРАР и. гар. 1. Кабатлау процессы, кабатлану күренеше. [Бәдеркәй:] Җавапларым да шул вакыттагы җаваплар, тәкрарга хаҗәт юк, башка сүзләремезне үзеңезне күргәч сөйләшермез. З.Һади 2. рәв. мәгъ. Кабат, кабаттан, яңадан, тагын. --- көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым. М.Гафури. 1904 нче елның язында да казах арасына чыктым. Көзендә тәкрар мәдрәсәгә килеп, фатирда тордым. Мирас |