ТӘКЛИ’Ф ИТҮ ф. 1) Тәкъдим итү; тәкъдим ясау. Хөсәен әфәнде үз тарафыннан билгеле бер програм тәклиф итмичә, фикер эшләтер өчен юллар гына күрсәтә. Г.Исхакый

2) Мәҗбүр итү, көчләп кушу, өстенә йөкләү. Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: «Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит!» – диләр. Г.Тукай. Мән җавап бирдем: – Шаһлан канунында буйлә юкдыр бер шаһ икенче шаһның адәмене мәзһәбкә тәклиф итәргә. Ф.Халиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә