ТӘКЛИФ и. гар. 1) Тәкъдим. Аш вә чәй җыелып алынганнан соң, Сабирның тәклифе буенча, учитель Зариф үзенең өеннән скрипкасын алдырды. Г.Ибраһимов. Минем тәклифем буенча, остазына каршы каты тел әйткән өчен, менә дигән зирәк, үткен егетләр мәдрәсәдән куылдылар. Мирас 2) Боерык, әмер, йөкләмә. Сабир боларның берен дә булдыра алмый, яратмый гына түгел, --- болар аңа авыр бер тәклиф, зур мәшәкать кебек тоелалар. Г.Ибраһимов |