ТӘКИЯ и. гар. тар. 1) Суфи дәрвишләрнең яшәү урыны, уку, гыйбадәт кылу, зикер итү өчен шартлары булган бина. «Тәкиядә утырган риялы суфиларның хәлләре ни кыяфәттә?» – диделәр. К.Насыйри 2) Мәккәгә хаҗга килүчеләр өчен төзелгән кунакханә 3) Кабер өстенә, гадәттә танылган шәхесләр җирләнгән кабергә төзелгән төрбә; мавзолей. Хуш, нәрсә соң ул тәкия? Үзебезнең телдә моңа туры килгән «төрбә» сүзен беләм, мәгәр «тәкия»не беренче ишетүем. Ә.Еники. Касыйм шәһәрендәге Шаһгали хан тәкиясе |