ТӘКЕЛДӘ’Ү ф. сөйл. к. такылдау . Ул турыда соңыннан бер җәелеп тәкелдәрбез әле. К.Нәҗми. Көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук Заһри кода тәкелдәп кайтты: – Карт кода кемгә генә әйтеп калдыра икән инде? М.Мәһдиев Тәкелдәп алу Бераз гына тәкелдәү Тәкелдәп тору Һәрдаим, гел тәкелдәү Тәкелди башлау Тәкелдәргә тотыну. Светлана Фатыйманы кочаклап тәкелди башлады. Г.Минский |