ТӘКБИР и. гар. Мөселманнарда «Аллаһу әкбәр» – «Аллаһ иң бөек» дип, Аллаһны олылау сүзе. Һәр тарафтан тәкбир тавышлары ишетелә башлады. Г.Камал. Бер тапкыр, аларны «юнкерс»лар бомбага тотканда, ул блиндаж буенча тәкбир әйтеп йөргән иде. Х.Камалов. Бас тавышлы Сәгъдетдин абзый тагын тәкбир башлый, тагын салкын урамга йөзләгән бугаздан чыккан шау тарала. М.Мәһдиев ◊ Тәкбиргә тәкбир – садака иск. кит. Берәр кешегә мөнәсәбәт аның үзенең мөгамәләсенә карата күрсәтелү: яхшылыкка – яхшылык, яманлыкка яманлык белән кайтарылу турында |