ТӘКӘРЛЕКЛЕ с. 1) Тәкәрлекләре булган; тәкәрлекләр тереклек иткән. Айдар, түмгәкләргә сөртенә-сөртенә, тәкәрлекле болын буйлап авылына таба йөгерде. Р.Бәшәр. [Ул көй –] Тилгән тавындагы арыш кыры, тәкәрлекле күл камышы шаулавы ул. Ә.Гаффар 2) күч. диал. Сипкелле, сипкел төшкән. Тора-бара гыйшык бетте, яратмадым: тәкәрлекле… Г.Афзал |