ТӘКӘРЛЕК и. 1) Шөлдисыманнар отрядыннан башындагы йоны мөгез кебек кабарып торган озын сыйраклы күчмә саз кошы; бибек; русчасы: пигалица. Тәкәрлек болын һәм сазлыкларда, кырларда һәм көтүлекләрдә оялый. Биология. Кайдадыр тартар кычкыра, тәкәрлекләр елый. Казан утлары 2) Биткә, тәнгә чыга торган тап, сипкел. Йөзен күгәрчен күкәе белән рәттән куярлык бар: аны эреле-ваклы тәкәрлек басып киткән. В.Имамов 3) күч. Бик сипкелле кеше. Җиккән ат чабамыни? Ул юырта гына. Шуны да белмисең, тәкәрлек! Ф.Абдуллин ◊ Тәкәрлек йомыркасы Бите сипкелле булган кеше турында. Тәкәрлек күкәе к. тәкәрлек йомыркасы. Әй син, тәкәрлек күкәе! Юлыма аркылы төшсәң, ни буласын чамалыйсыңмы? А.Гыйләҗев. Тәкәрлек йомыркасы (күкәе) кебек 1) Сипкелле. Тәкәрлек күкәе төсле чуп-чуар битле, елтыр күзле, тәбәнәк кенә буйлы бер йомры кыз белән кинода танышып, караңгыда кулын кысып утырдым. Казан утлары; 2) Артык чуар |