ТӘКӘЛЛЕФСЕЗ с. 1. 1) Үз-үзен тотышында артык иркен, тәкәллеф сакламаган, нәзакәтсез. Безнең арабыздагы тәкәллефсез мөгамәлә, әйбәт юморга нигезләнгән шаян тәнкыйть, уен-көлке белән эчтәге тирән яраларны дәвалау – бер-береңнең күңелен күтәреп рухландырулар безне бер-беребезгә кирәкле шәхесләргә әйләндерде. Н.Арсланов. Хәер, төркиләрдә үз телләренә тәкәллефсез мөнәсәбәт ерак гасырлардан ук килә. Татарстан яшьләре

2) Кыланусыз, гади; эчкерсез. Гомумән, алар – бик ачык һәм тәкәллефсез кешеләр, гадәттә морза халкында була торган, морза булмаган кешеләргә ят һәм кызыксыз тоела торган хосусиятләр аларда күренми иде. Гали Рәхим. Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. Тартынмыйча, уңайсызланмыйча, тәкәллеф сакламыйча, артык иркен. Ул бер дә тәкәллефсез генә үзенең хаҗ җөббәсе белән вокзал идәненә килеп утырды. М.Галәү. Табын янында тын утыру шулай авыр тәэсир итсә, инде өстәл янында кунакларның үзләрен тәкәллефсез тотуы --- тагын да күңелсезрәк. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә