ТӘКӘЛЛЕФЛЕ с. 1. 1) Әдәп кагыйдәләрен саклаучан, нәзакатле; кечелекле. Әнә шул көннәрдә Гөлшәһидә күзенә ифрат игътибарлы һәм тәкәллефле Яңгура чалына. Г.Әпсәләмов. Шагыйрь үзе дә үтә тәкәллефле зат, нечкә психолог булып күз алдына баса. Н.Хисамов 2) Зәвык белән эшләнгән, зәвыклы, матур. Өйнең эче артык тәкәллефле булмаса да, җәй көннәрендә барча тәрәзәләреннән кояш нуры керер, эче яктырыр, күңелгә шатлык бирер иде. З.Һади 3) Артык ясалма һәм риялы. --- берсе үз-үзенә бик нык ышанган, бик тәкәллефле, горур, икенчесе шактый шома телле, тынгысыз, өлгер кешеләр иде. Ә.Еники 2. рәв. мәгъ. 1) Тәкәллеф (1 мәгъ.) белән. Өченчеләре исә, сүзнең бәһасен белеп кенә, тәкәллефле итеп, җай белән сөйләшә. Ә.Гадел. Тартакиев исә үзенең гаепсезлеген һәм көчлелеген тоя иде, ул тәкәллефле елмаеп барды, бүтән сүз кайтармады. Х.Камалов 2) Зәвыклы итеп, пөхтә, матур. Ул өс-башын да шулай тәкәллефле тота. Г.Ибраһимов 3) Ясалмалылык белән. --- һәммәсе дә абруйлы-дәрәҗәлеләр, затлы киенгәннәр, үзләрен бик горур һәм тәкәллефле тоталар, һәм бу – Камилнең күңеленә бигрәк тә хуш килә, имеш. Р.Мирхәйдәров |