ТӘКӘЛЛЕФЛӘНҮ ф. Башкалар белән мөнәсәбәттә тәкәллеф саклау. – Карале, Тимергали абый, – диде ул, артык тәкәллефләнмичә, – син нәрсә анда начальствога каршы пычак кайрыйсың? А.Расих Тәкәллефләнә башлау Тәкәллефләнергә тотыну Тәкәллефләнеп тору Әле, хәзерге вакытта тәкәллефләнү; һәрвакыт яки әледән-әле тәкәллефләнү. [Әнигә:] – И Рабига, Рабига… Син дә картайгансың, – диләр… Авыл халкы тәкәллефләнеп тормый: ни бар, шуны әйтә. М.Мәһдиев. Әмма хәзер алай акны сорап, тәкәллефләнеп торыр чак түгел, үзенә очраган шушы бердәнбер адәм затын да ычкындырса, --- йокысы йокы булмаячак Шәрифнең. В.Нуруллин |