ТӘКӘЛЛЕФ и. гар. 1) Төгәл шартларга, кагыйдәләргә нигезләнгән әдәплелек, нәзакәт. Фатих Әмирхан Барудига килгән кунакларны каршы ала һәм сыйлый иде. Чөнки ул анда югары катлау арасында булган, тәкәллеф, йола-гадәт һәм алар белән сөйләшү җаен белә иде. М.Укмасый 2) Үзара мөнәсәбәтләрдә ясалма хөрмәт, риялы кыланыш, кыланчыклык. Юк тәкәллеф, юк эрелек, утырасың син дә мин. М.Гафури. Мәҗлестә мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, мәхәллә имамы, бай һәм аның әһалиясе бергә булалар, качу, тартыну, тәкәллеф кеби мәҗлеснең күркен, ямен китәрә торган кыланышлардан бу кичке мәҗлес пакь. Г.Гыйззәтуллин |