ТӘКӘББЕРЛӘНҮ ф. 1) Масаю, эреләнү, кәпрәю, үзен һавалы тоту, эре кылану, тәкәбберлек күрсәтү. Тәкәбберләнә һәм гозеребезне кире кага икән, димәк, аңа каршы яу чабарга үзе үк нигез бирә. В.Имамов. – Мин, мин булырга тиеш идем бу урында... – дип тәкәбберләнде, юк-барны мыгырданды. Ш.Шәйдуллин 2) Масаючан кешегә әйләнү, холкы тәкәббер булып китү. Сугышлар күбәйсә, халык бәйдән ычкына. Җиңүчеләр күбәйсә, хакимнәр тәкәбберләнә. М.Галиев. Шулай шул ул: берәүләр үзләрен әллә нинди биеклекләргә ирешкән кебек хис итәләр, масаеп китәләр, тәкәбберләнәләр, дөньяның кендегенә әверелгәндәй итеп тоялар. Ф.Яхин Тәкәбберләнә бару Торган саен тәкәбберлеге арту. Вахит үзенең тагын кешелегенә кайтуына, кешеләргә хас булганча тәкәбберләнә баруына төшенеп, кинәт туктап калды. Г.Гыйльманов Тәкәбберләнә башлау Тәкәбберләнергә тотыну. – Туктале, тукта, кызым… Ну, Катюшенька... – диде Нурлыбикә, бер тәкәбберләнә башласа, әйткәнне тыңламаячагын алдан ук сизеп. Г.Кашапов Тәкәбберләнеп йөрү Һәрвакыт, гел тәкәбберләнү. Мин мондый, мин шуны булдырдым дип тәкәбберләнеп йөрү дөрес түгел. Шәһри Казан Тәкәбберләнеп китү Соңгы вакытта кинәт тәкәбберләнү. Ә тәкәбберләнеп киткән яшь кенәз аларга: «Үсеп исәйгәч, мин үзем Казан өстенә яу йөреячәкмен», – дип әтәчләнә һәм качкыннар алдында түшенә таккан алтын тәресен үбә-үбә вәгъдә-ант итә. М.Хәбибуллин. Шул ук вакытта әдип, тәкәбберләнеп китеп, мин-минләнеп, башкаларга акыл сату юлына басмый, гыйбрәтле якларны зиһененә ала. З.Рәмиев Тәкәбберләнеп тору Хәзерге вакытта тәкәбберләнү Тәкәбберләнеп утыру к. тәкәбберләнеп тору. Апайның: «Кертмәсәң дә җылап үлмәм әле!» – дигән сыман, сер бирмичә, үзенә күрә бер тәкәбберләнеп утыруымы? Г.Бәширов. Мең ел элек яшәгән кеше исемен атап тәкәбберләнеп утырма! З.Хәким |