ТӘКӘББЕР с. гар. 1. 1) Характерында үзен башкалардан өстен кую гадәте булган, үзен һавалы тоткан, эреләнүчән, масаючан. Рәгыйдә югалды да, аның урынына тәкәббер һәм чибәр Хәмдия пәйда булды. Ә.Баян. Тәкәббер кешенең эчендә ачу, үч тупланучан. Х.Камалов

2) Тәкәбберлек белдергән, өстенлек чагылдырган, масаюлы. Юка чәчен шома итеп артка тараган гестапо офицеры майор Реммер, аерата бер тәкәббер төс алып, тезен тез өстенә салды да өстәлгә яны белән борылды. Г.Әпсәләмов. Миңа аның тәкәббер, таләпчән профиле күренә. Р.Батулла

2. и. мәгъ. 1) к. тәкәбберлек . Ерак иде күңле тәкәббердән, үләр иде безне яратып. М.Җәлил

2) Үзен башкалардан өстен куючы кеше. Тәкәбберне тәкә сөзәр. Мәкаль. Оят-хурлык китерерлек гөнаһ кылма, Кеше сөймәс тәкәббер дә, кол да булма, Акыллылар киңәшенә колак сал да Үз намусың, вөҗданыңны күбрәк тыңла. Т.Миңнуллин

3. рәв. мәгъ. Эре кыяфәт белән, масаеп; тәкәбберлек белдереп. Бик үк барып чыкмаса да, үзен кырыс вә тәкәббер тота; болай да җәелеп китте бүген, янәсе. Т.Галиуллин. Ул, миңа һич игътибар итмичә, тәкәббер генә атлап, дача йортлары арасыннан узды да яшь бер алмагачның сусыл ботагын шырт итеп сындырып алды. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә