ТӘКӘ и. 1) Сарык яки кәҗәнең иркәге. Киң булып алга чыккан күкрәкләр, куе сакал, таза сыйраклар. Судан аңар гайрәтле дәү тәкә карап тора иде. Р.Мөхәммәдиев. Җиде аршынлы бүрәнә белән китереп төртәләрмени: күтәрелеп карасам, теге, нәсел тәкәсе – меринос икән. М.Мәһдиев

2) диал. Эченә бәрәңге, ит, ярма һ.б.ш. әйберләр салып пешерелә торган озынча бөккән. – Тәкә пешеп өлгерер микән инде? – диде Вәзирә, иренең үзенә әйткән сүзләренә игътибар итмичә. Р.Газетдин. Бәрәңге тәкәсе пешеримме? Р.Кәрами

3) диал. Бәрәңге. Бакча тәкәсен пешерергә кирәк иптәшкә. Г.Толымбай

4) диал. Суганның орлыклы башы. Суганның тәкәсенә тимә, орлык өчен кирәк. Сөйләм

5) диал. Су аша салынган корылманың таяну баганасы, терәге. Күпер тәкәсе

6) күч. Металл акчаның герб төшерелгән ягы; күн

Тәкә мөгезе дорфа Берәр нәрсәне эшләргә яки бирергә җыенмау билгесе буларак, имән һәм урта бармак арасыннан баш бармакны чыгарып төйнәлгән йодрык; кәҗә тоягы, кукиш. Кинәт ишеккә таба китте дә ярты юлда кире борылды, барысын шаккаттырып, әтисенең борын төбендә «тәкә мөгезе» уйнатып алды. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә