ТӘКАТЬСЕЗЛӘНҮ ф. Тәкатьсез хәлгә килү, тәкате бетү; түземсезлек, сабырсызлык күрсәтү. Эчкән саен тагын берәр рюмка тотасы килеп тора. Мин артык тәкатьсезләнмимме, әй? А.Хәсәнов. Ул хатның һичшиксез киләсенә ышансам, бәлки, азрак дулкынланыр, бу кадәр тәкатьсезләнмәс идем. Н.Әхмәдиев

Тәкатьсезләнә бару Торган саен ныграк тәкатьсезләнү

Тәкатьсезләнә башлау Тәкатьсезләнү билгеләре сизелү

Тәкатьсезләнә төшү Беркадәр тәкатьсезләнү; тагын да тәкатьсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә