ТӘКАТЬСЕЗ с. 1. 1) Түзә алмаслык, сабыр итәрлек булмаган, түзеп торгысыз, чыдап булгысыз (авырлык, авырту һ.б.ш. тур.). Тәкатьсез сагыш ярсулы дәрт тулы көйгә күчте. К.Нәҗми

2) Түзем булмаган, берәр авырлыкка чыдамаучан; түземлеге җитми торган. Ул тарту мәсьәләсендә бигрәк тәкатьсез: тәмәкенең берсе артыннан икенчесен кабызып кына тора. Н.Әхмәдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Тыелгысыз рәвештә; түзмичә, түземсезләнеп, сабырсызланып. Мәгъсум бичара яңадан казыйга керергә дә куркыр, тәкатьсез булып аулакка чыгып еглар иде. З.Һади. Мин комачтай кызарып киттем бугай, ә Сабира тәкатьсез шаркылдап көлеп җибәрде. Ә.Еники

2) Бик нык, чиксез, каты; түзә алмаслык рәвештә. Баш һаман тәкатьсез сызлый. С.Җәлал. Тәкатьсез рәвештә сусагач, краннан стаканга агызып, суның тәмен авызына якынайтканчы ук күзе белән тойгандагыча, Аит ул сүзләрне мәгънәсе аңына барып җиткәнче үк укып йотты. Ә.Гаффар

3. и. мәгъ. Сабырсыз, түземлеген югалткан кеше. Тәкатьсезнең үлеме дә вакытсыз. Мәкаль

Тәкатьсез калу Берәр нәрсәдән түземлекнең, чыдамлыкның соңгы чигенә җитү, сабырлыгын югалту. Картның сакал-мыеклары тетри иде, тәкатьсез калган ерткыч шикелле ыңгырашты да: – Ләгънәт сиңа! Чык! Күземә күренмә! – диде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә