ТӘКАТЬ и. гар. 1) кит. Көч, куәт, егәр. Зыя да, каршы барырга тәкате булмаганга, караңгы төннәрдә, --- көймәле извозчикны яллап, шуңа таба юнәлә иде. Г.Ибраһимов

2) Чыдамлык, түземлелек, сабырлык. Көтәргә тәкать булмау

Тәкать кору Түземлек бетү. Иртән кыен, кичен кыен, Тәкать коргач, тот та сыз. К.Нәҗми. Күпертүләр гиперболага юл бирә башлагач, Р.Фәйзуллинның да тәкате корый. Т.Галиуллин. Тәкать тота алмау Түземсезләнү, ашкыну. Безнең милләт, мескен, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин ансын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган. Г.Тукай. Зыяны гүя яшен сукты. Ул, агулы хәбәрне укып бетәргә дә тәкать тота алмыйча, урыныннан сикереп торды. Г.Ибраһимов. Тәкатьне корыту Борчу, түзмәс хәлгә җиткерү, теңкәгә тию. [Шәкерт:] – Бизгәк кенә тәкатьне корыта, аны уздырып булса, эшләргә дә мөмкин булыр иде, – ди. Ш.Камал. Тәкатьтән тыш Көч җитмәслек, хәлдән килмәслек. Тәкатьтән язу к. тәкать калмау. Бервакыт тәмам инде тәкатьтән язгач, берәү әйтә моңар: «Бар, – ди, – фәлән җирдә --- тау тишегендә бер дәрвиш булыр, --- ул ни әйтер сиңа…» Ш.Камал. Тәкать тоту Түзеп тору, чыдау. Бу падишаһымызның заманында тәкать тотарлыгымыз калмады. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә