ТӘК рәв. рус сөйл. 1. 1) Бернинди эш белән шөгыльләнмичә, эшсез, буш. Арадан икенчесе: – Җәмәгать, бездә «халык язучысы», «халык шагыйре» дигән исемнәр бар. Арада, лаеклысы янында, титулны тәк кенә эләктергән әрсезләре дә җитәрлек. Т.Галиуллин. Тәк йөрү. Тәк кенә басып тору

2) Бернинди максатсыз, гадәттәгечә, уйламыйча гына (сөйләү, әйтү, эшләү, тору); болай гына, шулай, шушы рәвешле

3) Бушка, бер файдасызга. [Мә], мулла, садака. Ике тиене хәердән, өч тиене тәк китсен… Г.Бәширов

2. ы. функ. Берәр кеше белән сөйләшкәннән соң, уйга калып, аптырап торганда әйтелә; алай, менә-менә. Тәк, тәк, дип әйтте, ди, тәкә башы казанга кергәч. Әйтем. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады. – Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән… Тәк, тәк… Моның өчен, беләсезме, нәрсә? М.Мәһдиев. – Тәк, – диде председатель йончыган тавыш белән. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә